news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан студентлар отрядлары халык исәбен алу буенча эшләячәк

Татарстан Студентлар хезмәт отрядлары көзен узачак Бөтенроссия халык санын алуга җәлеп ителәчәк

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Студентлар хезмәт отрядлары көзен узачак Бөтенроссия халык санын алуга җәлеп ителәчәк.
Башкаланың Студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Дамир Кузяев сүзләренчә, Дәүләт статистика комитеты бүлеге белән Студентлар хезмәт отрядларын көзен узачак Бөтенроссия халык санын алуга җәлеп итү турында сөйләшү булган. Республика башкаласында гына да 1,5 мең халык санын алучы эшләр дип көтелә. “Бу эшкә мөмкин кадәр күбрәк студентларны җәлеп итү безнең бурыч”, - дип белдерде ул.
Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков студентлар отрядларының барлык муниципаль штабларын бу юнәлештә актив эшләргә чакырды. “Без Татарстан муниципаль берәмлекләрендә 2010 елда Бөтенроссия халык санын алуга мөмкин кадәр күбрәк студентларны җәлеп итүгә ирешергә тиеш”, - дип белдерде Садыйков, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100