news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Студентлар лигасы президенты Россия Президенты сайлауларында катнашты

Элькин Искәндәров Ш.Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендә 157нче сайлау участогында тавыш бирде.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Татарстан Студентлар лигасы президенты Элькин Искандәров Россия Президенты сайлауларында катнашты. Ул Ш.Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендә 157нче сайлау участогында тавыш биргән.

“Мин бөтенләй башка позиция күрмәгәнгә тавыш бирдем. Иҗтимагый оешма җитәкчесе буларак кына түгел, ә Россия Федерациясе гражданины буларак, Россия Президенты сайлауларында катнашуны үз бурычым итеп саныйм”, - диде ул.

“Мин социаль челтәрдәге бойкот белдерергә кирәк дигән позицияләрне хупламыйм. Теләсә нинди цивилизацияле җәмгыять синнән, синең аралашу мохитен, туганнарың, танышларыңнан башлана. Сайлауларда катнашу һәркемнең бурычы, һәркем үз тавышын бирергә тиеш. Мин яшь гаилә башлыгы, минем улым бар. Аның нинди илдә үсүе миңа барыбер түгел”, - дип билгеләп үтте Искәндәров.

news_right_1
news_right_2
news_bot