news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан студентлар хезмәт отрядларында 28 мең сумга кадәр акча эшләүчеләр бар

Транспорт өлкәсе һәм энергетика юнәлешендәге отрядларда хезмәт хакы зуррак.

Татарстан студентлар хезмәт отрядларында 28 мең сумга кадәр акча эшләүчеләр бар
Александр Эшкинин

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның студентлар хезмәт отрядларында 28 мең сумга кадәр акча эшләүчеләр бар. Бу хакта “Татар-информ”га Республиканың студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, Татарстанда педагогик, авыл хуҗалыгы, транспорт, сәламәтлек саклау, төзелеш комплексы, энергетик профильле, хезмәт күрсәтү, җитештерү отрядлары бар.

Ел саен Татарстаннан 10 меңнән артык студент социаль приоритетлы проектларда: мәктәп, хастаханә, балалар бакчалары, спорт объектлары төзелеше һәм ремонтында катнаша. Урман фонды, авыл хуҗалыгы, транспорт, сәламәтлек саклау өлкәләрендә хезмәт куючылар бар. Ел саен әлеге юнәлешләр һәм аларда катнашучы студентлар саны арта. Әйтик, 2010 елда студентлар отряды аркылы 9136 кеше эшкә урнашса, быел 10363 студент эшле булган.
Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй кебек эре шәһәрләрдә һәм Чистай, Буада да студентлар отрядлары уңышлы гына оешып эшләп килә.


“Язгы кыр эшләреннән башлап, җәе буе, уңыш җыеп алганчы көне-төне хезмәт куючы студентлар бар. Сәламәтлек саклау отрядларында торучылар, укудан тыш, шәһәр хастаханәләрендә җыештыручы булып эшли, авыруларга ярдәм күрсәтә”, – диде Татарстан студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры.

8 төр юнәлештәге отрядларның эшчәнлекләрен айлык хезмәт хакы күләме буенча анализласак, саннар мондый. Иң “байлары” - транспорт өлкәсендә һәм энергетика профилендәге отрядларда эшләүчеләр. Уртача эш хакы 28 мең сумны тәшкил итә. Педагогик отрядта эшләүчеләр (балалар лагереның бер сменасы – 21 көн) – уртача 11,5 мең сум, Краснодар өлкәсе лагерьларында – 5,5 мең сум акча эшли. Авыл хуҗалыгы отрядларында хезмәт куючылар уртача 18 мең сум хезмәт хакы ала. Төзелеш отрядларында эшләүче студентлар, эшнең катлаулылыгына карап, 17-26 мең сум акча алган. Хезмәт күрсәтүгә махсуслашкан отрядларда эшләгән студентларга 17 мең сум хезмәт хакы бирелгән. Җитештерү отрядларында уртача хезмәт хакы – 20 мең сум.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100