news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан студент-табибларын ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтәчәкләр

Санкт-Петербург халыкара икътисади форумында студент-табибларны ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтүгә юнәлтелгән махсус уку программасын булдыру турында килешү имзаланачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Сүз булачак табибларны ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтү турында бара. Ясалма фәһем технологияләрен медицина практикасында куллану шактый катлаулы мәсьәлә. Әмма бу бик файдалы корал. Ул табибка төгәл диагноз куярга һәм дөрес дәвалау программасын билгеләргә ярдәм итә ала», — дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан югары уку йортлары бүгенге көндә бу мәсьәләдә зур уңышларга ирешкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot