Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан студент төркемнәре арасындагы спартакиадада Түбән Кама яшьләре җиңү яулады
Ярышта катнашучылар ГТО нормалары тапшырды, бау тарту, шахмат, мини-футбол, стритбол, йөгереш һәм өстәл теннисы буенча көч сынашты.
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). 24 сентябрьдә Казанда Татарстан студентларының хезмәт төркемнәре арасындагы V җәйге спартакиадасы тәмамланды. Җиңүче итеп Түбән Кама студентларының хезмәт төркеме командасы билгеләнде. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җиңүче командада сигез кеше: биш егет һәм өч кыз, алар барысы да хезмәт төркемендә катнаша (төзүчеләр, әйдаманнар).
Спартакиадада икенче урынны Әлмәт дәүләт нефть институтының студентлар төркеме яулады, өченче урын - «Дельта» төркемендә (Казан дәүләт энергетика университеты).
Ярышта катнашучылар ГТО нормалары тапшырды, бау тарту, шахмат, мини-футбол, стритбол, йөгереш һәм өстәл теннисы буенча көч сынашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз