news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан стоматологы ачышы югары бүләккә лаек булды

Алманиянең Нюрнберг шәһәрендә узган күргәзмәдә тәкъдим иткән ачышы өчен Казан дәүләт медицина академиясенең ортопедик стоматология кафедрасы ассистенты Алла Рафф көмеш медаль белән бүләкләнде

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”). Алманиянең Нюрнберг шәһәрендә узган «IENA-2009» “Идеяләр, ачышлар, инновацияләр” исемле 61-нче Халыкара күргәзмәдә тәкъдим иткән ачышы өчен Казан дәүләт медицина академиясенең ортопедик стоматология кафедрасы ассистенты, медицина фәннәре кандидаты Алла Рафф көмеш медаль белән бүләкләнде.
Казан дәүләт медицина академиясенең матбугат хезмәтеннән алган хәбәргә күрә, күргәзмәдә җир шарының 20 иленнән вәкилләр катнашты. Россия экспозициягә 49 ачышны тәкъдим иткән иде. Шуларның 10сы төрле бүләкләргә ия булды. Казан дәүләт медицина академиясе күргәзмәдә катнашкан өчен дипломга лаек булды. Алла Рафф чит ил белгечләрен үз ачышы - өске казналык сынуын дәвалау өчен тугым белән таныштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot