news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан стоматологлары үткән елда 2 миллионнан артык теш дәвалаган

Татарстан стоматологлары үткән елда 2 миллионнан артык теш дәвалаган

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Елена Чембаева). Бүген Казанда республиканың стоматология хезмәтенә багышланган киңәшмә үтте, ул тармакның 2006 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә багышланган иде.

Тармакта көтелгән реформалар хакында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш стоматологы Наилә Шәймиева бәян итте. Ул билгеләп үткәнчә, стоматология хезмәте сәламәтлек саклауны реформалаштыру буенча сынау проекты кысаларында, бер каналлы финанслауга күчереләчәк, бу, үз чиратында, кайбер дәвалау учреждениеләрен автономияле коммерцияле булмаган учреждениеләргә үзгәртүне таләп итә. Н.Шәймиева сырхауханәләрнең баш табибларына учреждениеләрнең айлык чыгымнарын исәпләргә һәм үзләренең үзгәрешләргә әзерлек дәрәҗәсен бәяләргә тәкъдим итте.

Нәтиҗәләргә килгәндә, 2006 елда республиканың стоматология тармагында стоматология учреждениеләре челтәре, кадрлар кыскару, белгечләрнең квалификациясе, ярдәм күрсәтү кимегән, ә күрсәтелгән ярдәм сыйфаты күрсәткечләре сакланып калган. Яңадан оештыру сәбәпле, стоматология учреждениеләре саны 185 кадәр кимегән (2005 елда -196). Мәктәпләрдә, вузларда һәм предприятиеләрдәге стоматология кабинетлары саны 259га кадәр кимегән (2005 елда - 268). 2006 ел нәтиҗәләре буенча стоматология хезмәте кадрлары саны 6,7 процентка яки 200 кешегә кимегән. Теш табиблары белән тәэмин ителеш 96,2 процент тәшкил иткән. Балалар стоматологиясендә иң югары кадрлар тәэмин ителеше күзәтелә – 99 процент. Квалификация категорияләре булган белгечләр саны республика стоматологиясе хезмәтенең барлык белгечләреннән 48,3 процентка кимегән.

2006 елда стоматология учреждениеләренә килүчеләр саны 2005 ел дәрәҗәсенә карата 9,7 процентка кимегән. 2006 елда ул республиканың бер кешесенә 0,9 килү тәшкил иткән. Үткән ел дәваланган тешләр саны 2,05 миллионга кадәр кимегән (2005 елда 2,21 миллион булган). Суыртылган тешләр саны да 559312гә кадәр кимегән (2005 елда 602119 булган).

news_right_1
news_right_2
news_bot