news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан - төп имтиханны гадиләштерелгән тәртиптә тапшыруда сынау төбәкләреннән берсе

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Төп дәүләт имтиханын гадиләштерелгән тәртиптә тапшыру буенча сынау төбәкләренең берсе булачак. РФ Президенты Владимир Путин имзалаган шул хактагы документ рәсми хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Әлеге эксперимент Төп дәүләт имтиханын үткәрүнең махсус тәртибен билгели. Укучылар элек мәҗбүри булган дүрт фән урынына ике генә фәннән (рус теле һәм математика) имтихан тапшырачак.

Эксперименталь режим 2029 елга кадәр гамәлдә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot