news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортны үстерүгә керткән өлеше өчен иң яхшы төбәк дип табылды

2018 ел нәтиҗәләре буенча системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр күрсәткече Россия халкының 37,6 процентын тәшкил итәчәк.

Татарстан спортны үстерүгә керткән өлеше өчен иң яхшы төбәк дип табылды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы спортны үстерүгә керткән өлеше өчен «Россия төбәге» Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң яхшы төбәк дип табылды. РФ спорт министры Павел Колобков Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ясаган чыгышында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Павел Колобков билгеләп үткәнчә, 2018 ел нәтиҗәләре буенча системалы рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр күрсәткече Россия халкының 37,6 процентын (2017 елда – 36,8 процент), ягъни 51 миллион кешене тәшкил итәчәк.

«Әлеге күрсәткеч буенча алдынгы төбәкләрне билгеләп үтәсем килә. Алар - Краснодар крае, Белгород өлкәсе, Ямал-Ненец автономияле округы, Дагыстан һәм Татарстан республикалары. Сүз уңаеннан, Татарстан быел спортны үстерүгә керткән өлеше өчен «Россия төбәге» Бөтенроссия бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң яхшы төбәк дип тә табылды. Аннан соң Санкт-Петербург һәм Красноярск шәһәрләре килә», - дип өстәде ведомство башлыгы.

Аның сүзләренчә, халыкны спортка җәлеп итү нәтиҗәләре нигездә мәктәп укучылары, студентлар һәм яшьләр хисабына формалаштырыла. Статистика буенча, биредә мәктәп укучылары һәм студентларның өлеше 79 процент тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot