news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы бодибилдинг буенча Бөтенроссия ярышларында җиңде

Татарстан спортчысы бодибилдинг буенча Бөтенроссия ярышларында җиңде
Фото: https://minsport.tatarstan.ru

30-31 мартта Мәскәүдә бодибилдинг буенча Мәскәү кубогының «Гран при столицы» Бөтенроссия ярышлары узды. Мәскәүдән һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 400гә якын иң көчле атлет чемпион исеме өчен ярышты. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

Хатын-кызлар классик бодибилдинг категориясендә Татарстан Республикасы бодибилдинг Федерациясе спортчысы Фәридә Олешко җиңде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100