Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан спортчылары Түбән Камада Бөтенроссия ирекле көрәш турнирында 23 медаль яулады
Татарстанда М-7 OPEN XIV ачык бөтенроссия ирекле көрәш турниры тәмамланды.
Ярышларның 1,1 миллион сумлык приз фонды өчен Европа, Азия, Россия һәм федераль округлар беренчелекләрендә җиңүче һәм призер булган спортчылар көрәште.
Турнирда Россия Федерациясенең 400 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән яшьләр (2006-2008 елгы егетләр) һәм яшүсмерләр (2013-2015 елгы егетләр) катнашты.
Татарстан Республикасы спортчылары 23 бүләк: 5 алтын, 7 көмеш һәм 11 бронза медаль яулады. Татарстан төбәгеннән Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй һәм Мамадыш көрәшчеләре чыгыш ясады.
20 яшькә кадәрге егетләр арасында Татарстаннан җиңүчеләр һәм призерлар:
- 1 урын – Пкин Мурат, 57 кг (Казан),
- 1 урын – Голдобин Юрий, 70 кг (Казан),
- 1 урын – Эльдарбиев Арби, 61 кг (Мамадыш),
- 2 урын – Абүбәкәров Ислам, 65 кг (Мамадыш),
- 2 урын – Корбанов Али, 92 кг (Түбән Кама),
- 2 урын – Гусейнов Александр, 125 кг (Чаллы),
- 3 урын – Абдеев Адам, 61 кг (Мамадыш),
- 3 урын – Игнатьев Дмитрий, 65 кг (Мамадыш),
- 3 урын – Гарифуллин Ильяс, 74 кг (Чаллы),
- 3 урын – Каргин Игорь, 70 кг (Түбән Кама),
- 3 урын – Хәмидуллин Илгизәр, 79 кг (Мамадыш),
- 3 урын – Артемий Мушкетов, 97 кг (Казан),
- 3 урын – Әюпов Әмир, 125 кг (Түбән Кама).
14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында җиңүчеләр һәм призерлар:
- 1 урын – Хөснетдинов Әмир, 38 кг (Зәй),
- 1 урын – Зәмилов Билал, 42 кг (Түбән Кама),
- 2 урын – Минаев Егор, 28 кг (Зәй),
- 2 урын – Баһавединов Арслан, 30 кг (Чаллы),
- 2 урын – Мугурбиев Абүбәкер, 35 кг (Зәй),
- 2 урын – Филатов Богдан, 60 кг (Чаллы),
- 3 урын – Фаршатов Данис, 28 кг (Зәй),
- 3 урын – Хоритонов Эмиль, 30 кг (Чаллы),
- 3 урын – Хисмәтуллин Арслан, 35 кг (Зәй),
- 3 урын – Сәлимов Никита, 52 кг (Чаллы).
М-7 OPEN бөтенроссия ирекле көрәш турниры 27-29 мартта Түбән Камада «Шинник» спорт комплексында узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз