Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан спортчылары Мәскәүдә көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышларында катнашачак
3 – 6 июльдә Мәскәүдә көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары була. Ярышларда 17 илдән йөздән артык спортчы катнашуы көтелә. Бу хакта Россия көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Турнирның беренче этабы Мәскәү спорт комитетының ГБПОУ «МССУОР № 1» Москомспорт мәйданчыгында үткәреләчәк. Финал ярышлары һәм бүләкләү тантанасы 5 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында Мәскәү шәһәре Сабан туенда узачак. Турнирны Мәскәү Сабан туеның 250 меңнән артык кунагы караячак дип көтелә.
Ярышларның финал өлешендә спортчылар 60 килограммнан 130 килограммга кадәр авырлык категорияләрендә һәм абсолют категориядә 11 комплект медаль өчен көч сынашачак.
Дөнья кубогында көрәш буенча дөнья чемпионнары, бөтендөнья күчмә уеннарында җиңүчеләр һәм призерлар, шулай ук спортның башка төрләреннән танылган спортчылар катнашуы көтелә.
Россия көрәш федерациясе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз