news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчылары Гарәп Әмирлекләренә билбау көрәше буенча дөнья чемпионатына килде

Татарстан спортчылары Гарәп Әмирлекләренә билбау көрәше буенча дөнья чемпионатына килде
Фото: Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Бүген Татарстан спортчылары Россия җыелма командасы составында билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде. Ярышлар Фуджейра шәһәрендә уза.

Быел дөнья беренчелегендә дөньяның 35 иленнән килгән спортчыларның рекордлы саны – 350 көрәшче бил алышачак.

Россия вәкилләре әлеге халыкара турнирның фаворитлары арасында. Россия җыелма командасын Алексей Абрамов, Илнар Закиров, Илназ Рамазанов, Айнур Нургалиев, Радик Сәлахов, Тимур Латыйпов, Эльдар Хәмитов һәм башкалар тәкъдим итә. Хатын-кызлар арасында Анастасия Грачева чыгыш ясаячак.

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты 26-29 ноябрьдә Фуджейрада Шәех Зәйед (Zayed Sports Complex) исемендәге комплекста уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot