news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы ушу буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады

Ярышлар бу көннәрдә Шанхай шәһәрендә уза.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан спортчысы Ильяс Хөснетдинов ушу буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ушу буенча XV дөнья чемпионаты бу көннәрдә Кытайның Шанхай шәһәрендә уза. Анда 100дән артык илдән спортчылар катнаша. Ярышлар таолу (формаль күнегүләр комплексы) һәм саньда (тулы контактлы ярышлар) дисциплиналарында үткәрелә.

«Россия җыелмасы составында Татарстан Республикасы вәкиле Ильяс Хөснетдинов таолу дисциплинасында уңышлы чыгыш ясады», - диелә ведомство хәбәрендә. Сүз уңаеннан, әлеге дисциплинада Кытай спортчысы У Чжаохуа беренче урынны яулады.

Шунысын да искәртик: ушу буенча дөнья чемпионаты ике елга бер тапкыр үткәрелә. Моннан алдагы турнирны 2017 елда Казан кабул иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100