news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчысы Универсиадада сноуборд буенча алтын медаль яулады

Татарстан вәкиле Милена Быкова Красноярскида узган ярышларда параллель слалом дисциплинасында беренче булды.

Татарстан спортчысы Универсиадада сноуборд буенча алтын медаль яулады
Минспорт РТ

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан спортчысы Милена Быкова Красноярскида узучы XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасында алтын медаль яулады. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Параллель слалом дисциплинасы ярышлар финалында шулай ук Россия спортчысы булган Наталья Соболеваны җиңде.

«Ярымфиналда Милена Россия кызы Елизавета Салиховадан өлгеррәк булды. Хәлиткеч узышта Бычкованың көндәше тагын бер ватандашы Наталья Соболева булды. Быкованың ике тапкыр шуып төшүе нәтиҗәләре Соболеваныкыннан тизрәк чыкты», - диелә Татарстан Спорт министрлыгы сайтында.

Элегрәк Милена Быкова, параллель слал-гигантта «көмеш» яулап, Красноярскидагы универсиада призеры булган иде инде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot