news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы Универсиадада Россия җыелмасына алтын медаль яуларга булышты

Россия җыелмасының хәзер 20 "алтын"ы бар.

(Казан, 6 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә 28 нче кышкы Универсиада уеннары дәвам итә. Составында Татарстан чаңгычысы Анна Нечаевская да булган Россия хатын-кыз чаңгычылар җыелма командасы 3х5 чакрым арага эстафетада алтын медаль яулады.

Россия җыелмасы данын Лилия Васильева, Ольга Репницына һәм Анна Нечаевская яклады. Әлеге ярышта икенче урынны хуҗалар – Казахстан кызлары яулады. Өченче баскычта – Франция чаңгычылары.

Универсиада. Алма-Ата. Чаңгы ярышы. Хатын-кызлар. Эстафета 3х5 чакрым.

1. Россия (Лилия Васильева, Ольга Репницына, Анна Нечаевская) – 42.25,1.
2. Казахстан – +52,1.
3. Франция – +1.46,1.

Шулай итеп, Универсиадада Россия җыелмасы исәбендә хәзер 20 алтын медаль бар. Рәсми булмаган команда беренчелегендә бездән калышып, икенче урынга урнашкан Казахстан җыелмасының, мәсәлән, "алтын"нары ике тапкырга азрак.

Сүз уңаеннан, Татарстан чаңгычысы Казахстанда уза торган ярышларда ике медаль – "көмеш" һәм "алтын" яулаган иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100