news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстан спортчысы Универсиадада алтын медаль яулады
Никита Шлейхер һәм Роман Измайловның уңышлы чыгышы Россия җыелмасына беренче алтын медаль китерде.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Тайбэйда уза торган җәйге Универсиадада суга сикерү ярышларында Роман Измайлов һәм Никита Шлейхер алтын медаль яулады. Россия спортчылары 10 метрлы каланчадан синхрон сикерүдә уңышка иреште.
Россия спортчылары биш сикерү нәтиҗәсе буенча 411,9 балл җыйды. Икенче урында Төньяк Корея спортчылары – Хён Ир-Мён һәм Ри Хён-Дю (410,70 очко). “Бронза”ны Көньяк Корея студент-спортчылары – Ву Харам һәм Ким Йоннам (391,26 очко). Шулай итеп, егетләрнең уңышлы чыгышы Россия җыелмасына беренче алтын медаль китерде.
Белешмә өчен: Татарстан спортчысы, 19 яшьлек Никита Шлейхерның моңа кадәр 2016 елда Европа чемпионатында өч тапкыр бронза медаль яулаганы бар иде. Ә 2015 елда Бакуда узган Европа уеннарында алтын һәм көмеш медальле булды.
Тайбэйда шимбәдә ачылган Универсиада 30 августта төгәлләнә. Анда 22 спорт төрендә 275 комплект медаль өчен 142 илдән килгән спортчы көч сынаша. Россия данын 348 спортчы яклый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot