news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчысы теннис буенча Европа беренчелегенең абсолют чемпионы булды

Турнирда Россия җыелма командасы составында Татарстан спортчылары Полина Кудерметова һәм Мария Бондаренко катнашты.

Татарстан спортчысы теннис буенча Европа беренчелегенең абсолют чемпионы булды
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 30 июль, "Татар-информ"). Полина Кудерметова - теннис буенча Европа беренчелегенең абсолют чемпионы булды. Татарстан Спорт министрлыгы шул хакта хәбәр итте.

Узган ял көннәрендә Мәскәүдә милли теннис үзәге кортларында теннис буенча Европа беренчелеге тәмамланды. Турнирда Россия җыелма командасы составында Татарстан спортчылары Полина Кудерметова һәм Мария Бондаренко катнашты.

Беренче номер астында турнирда Полина Кудерметова беренчел раундларда Бөекбритания, Швеция һәм Германия көндәшләрен җиңде. Ярымфиналда Кудерметова Эрика Андреевадан көчлерәк булып чыкты– 6:4, 2:6, 6:3.

"Алтын" өчен матчта Татарстан спортчысы Француз кызы Эльза Жакмоны 7:6, 7:5 исәбе белән җиңде.

Кудерметова Диана Шнайдер белән парлы разрядта финалда Татарстанның тагын бер теннисчысы Мария Бондаренко белән очрашты. Россиялеләр арасындагы көрәш 6:4, 6:3 исәбе белән Кудерметов/Шнайдер дуэты файдасына тәмамланды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot