news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчысы суга сикерү буенча Россия чемпионы булды

Никита Шлейхер өч метрлы трамплиннан сикерүдә Евгений Кузнецов һәм Илья Захаровны артта калдырды.

Татарстан спортчысы суга сикерү буенча Россия чемпионы булды
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 28 май, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан спортчысы Никита Шлейхер өч метрлы трамплиннан суга сикерү буенча Россия чемпионы булды.

Шлейхер 498,7 балл җыеп, «алтын» яулады. 451,1 балл белән «көмеш»не Евгений Кузнецов алды. Бронза медальгә 408,05 балл җыйган Илья Захаров лаек булды.

Татарстанның тагын ике спортчысы - Глеб Касьянов һәм Артем Трубин ярышлар финалына узмады.

  • Россия чемпионаты 31 майга кадәр Казанның Су спорт төрләре үзәгендә бара. 

news_right_1
news_right_2
news_bot