news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы суга сикерү буенча Россия чемпионатында ике медаль алды

Никита Шлейхер Пензада узган чемпионатта бер көндә “алтын” һәм “көмеш” яулады.

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”). Татарстан спортчысы Никита Шлейхер Пензада узган суга сикерү буенча Россия чемпионатында ике медаль алды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итә.

Юлия Тимошинина белән парлап, Шлейхер микст-дэутта 10 метр биеклектән синхрон сикерү ясап, Россия чемпионатында җиңде. Ул шундый ук дисциплинада ир-атлар арасында Александр Белевцев белән чыгыш ясап,  икенче урын алды.

  • Әлеге турнирда Никита Шлейхер Пенза кызы Надежда Бажина белән парлап өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә ил чемпионы булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100