Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан спортчысы стендка ату буенча Россия чемпионатында “трап” күнегүендә җиңде
Россия чемпионатының бишенче көнендә ир-атлар арасында “трап” һәм “микст” дисциплиналарында җиңүчеләр билгеле булачак
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Адыгейның «Дубрава» мәйданында стендка ату буенча Россия чемпионаты тәмамлана. Кичә, ярышларның дүртенче көнендә, стандка атучы хатын-кызлар арасында “трап” күнегүендә бер комплект медаль уйнатылды. Бу ярышта Татарстан спортчысы Екатерина Рабая җиңде.
Ул квалификациядә 68 мишеньны эләктерде һәм ярымфиналда 12 тапкыр төгәл атты. Шулай итеп, Рабая тәҗрибәле мәскәүле Ирина Ларичева белән алтын матчка юллама яулады. 1 урын өчен финалда безнең атучы 10:9 исәбе белән җиңүгә иреште.
Бүген Россия чемпионатының бишенче көне, ир-атлар арасында “трап” һәм “микст” дисциплиналарында җиңүчеләр билгеле булачак, дип хәбәр итә ТР Пуля һәм стендка ату федерациясенең матбугат секретаре Ольга Камардина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз