news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчысы стендка ату буенча Россия чемпионатында өченче урынны алды

Квалификациядә Альбина Шакирова 200 мишеньның 182сенә атты.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Альбина Шакирова скит төрендә стендка ату буенча Россия чемпионатында өченче урынны алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының рәсми порталында хәбәр ителә.

Квалификацияле этапта спортчы 200 мишеньның 182сенә атты. Татарстан спортчысы финалда 38 тапкыр төгәл аткан. Татарстанның тагын ике вәкиле Алинә Фазылҗанова һәм Елизавета Евграфова бишенче һәм алтынчы урыннарны алганнар.

Ир-атлар арасында Татарстаннан Николай Теплый иң яхшысы булган, ул 193 мишеньга тидергән. Финалда 14 тапкыр төгәл аткан һәм алтынчы урынны алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot