news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы Россиядә яшүсмерләр арасында йөзү буенча яңа рекорд куйды

Ил чемпионатында Татарстан йөзүчеләре барлыгы алты медаль яулады.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә Казанның Су спорты төрләре сараенда төгәлләнгән кыска арага йөзү буенча Россия чемпионатында Татарстан спортчылары өч алтын һәм өч бронза медальгә лаек булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларда катнашкан 860 спортчының 67се (43 ир-ат һәм 24 хатын-кыз) Татарстаннан иде. 5 көн эчендә барлыгы 46 комплект бүләк уйнатылды.

200 һәм 400 метр арага ирекле стиль белән йөзүдә Александр Красных алтын медаль яулады, 400 метрлы дистанциягә комплекслы йөзүдә исә Эдуард Вәлиәхмәтов беренче урынга лаек булды. Моның өстенә, Эдуард Вәлиәхмәтов Россиядә яшүсмерләр арасында йөзү буенча яңа рекорд та куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100