Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан спортчысы Нияз Билалов Германиядә “бронза” яулады
Дюссельдорф шәһәрендә дзюдо буенча “Зур шлем” ярышларында дөньядагы 65 илдән килгән 500 спортчы катнашты.
(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Татарстан һәм Россия җыелма командасы спортчысы, Чаллы егете Нияз Билалов дзюдо буенча Германиядә узган турнирда өченче урынны яулады. Бу турыда Татарстан Дзюдо федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дюссельдорф шәһәрендә “Зур шлем” ярышларында дөньядагы 65 илдән килгән 500 спортчы катнашты. Ярышны карарга 14 мең кеше килгән иде.
Билалов 100 кг кадәр авырлыкта чыгыш ясады. Беренче урынны Грузия спортчысы Варлам Липартелиани, икенче урынны Ирландиядән Бенджамин Флетчер алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз