Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан спортчысы Мексикада теннис турнирында абсолют җиңүче булды
Татарстан Республикасы җыелма командасы вәкиле, Россия җыелма командасы әгъзасы Мария Бондаренко шәхси һәм парлы разрядларда җиңү яулады.
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан спортчысы Мария Бондаренко Мексикада теннис турнирының абсолют җиңүчесе булды. Ул шәхси һәм парлы разрядларда җиңү яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасы җыелма командасы вәкиле, Россия җыелма командасы әгъзасы Мария Бондаренко 1824 ноябрьдә «ITF J1 Cancun» 2019 халыкара теннис турнирында катнашты.
Парлы разряд финалында Бондаренко Дарья Семениста (Латвия) белән бергә алтын медаль яулады. Кызлар Виктория Хименес Касинцеваны (Андорра) һәм Амарисс Киара Тотны (Венгрия) уен исәбен отты: 3-6; 6-0; 10-8.
«Ялгыз» матчларда Бондаренкога тиңнәр булмады. Казан спортчысы финалда Дайеон Бэк (Корея) көчлерәк булып чыкты: 6-2; 6-2. Шулай итеп, Мария Бондаренко турнирның абсолют җиңүчесе булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз