Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан спортчысы Кипрда стендка ату буенча ярышта бронза яулады
Геннадий Мамкин Липецк өлкәсеннән Дарья Семьянова белән микстта чыгыш ясаган.
(Казан, 19 февраль, "Татар-информ"). Татарстан спортчысы Геннадий Мамкин Кипрның Ларнак шәһәрендә стендка ату буенча ярышта бронза яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Геннадий Мамкин Липецк өлкәсеннән Дарья Семьянова белән микстта чыгыш ясаган. Алар икесенә бергә атучылар квалификациясендә мөмкин булган 150 мишеньнең 135ен җыйган, ә финалда 27 тапкыр төгәл атылган.
Ир-атлар турнирында җиңү яулаган Олимпия чемпионы Алексей Алипов белән парда чыгыш ясаучы Татарстан спортчысы Екатерина Рабая уникенче урында калган.
Кипрда быелгы гран-при микстта катнашучылар саны буенча үзенчәлекле рекорд куйды. Медальләр өчен 29 катнаш пар көрәште, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз