Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан спортчысы хәрби сәнгать төрләре буенча беренче дөнья чемпионатында «бронза» алды
Ярыш программасына олимпиягә карамаган көрәш төрләре кергән.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Казан дәүләт энергетика университеты суденткасы, тхэквондистка Лада Филиппова хәрби сәнгать төрләре буенча беренче дөнья чемпионатында «бронза» яулаган. Ярышлар кичә Көньяк Кореяда тәмамланган. Ярышларда 86 илдән 2 мең катнашучы булган, дип хәбәр итә вузның матбугат үзәге.
Ярыш программасына олимпиягә карамаган көрәш төрләре кергән. Оештыручылар сүзләренчә бөтендөнья уеннарыннан алар моңа лаек булмаган хәлдә читләштерелгәннәр.
Турнирның девизы: «Дөнья хәрби сәнгатендә гармония». Чираттагы чемпионат, оештыручылар планнары буенча, 2020 елда үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз