news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы го уены буенча Кытай генконсуллыгы кубогына турнирда җиңү яулады

Санкт-Петербургта узган ярышларда барлыгы 270 спортчы катнашты.

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ"). Шахмат, шашка, го буенча Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге Республика Олимпия резервы спорт мәктәбе укучысы, Россиянең атказанган спорт мастеры Илья Шикшин го буенча Кытай Халык Республикасының Генераль консуллыгы Кубогында җиңү яулады.

Санкт-Петербургта узган ярышларда барлыгы 270 спортчы катнашты. Төп турнирда рейтинг буенча иң көчле 12 команда бар иде. Барлык партияләрне дә җиңеп, Илья Шикшин чираттагы зур уңышына иреште, диелгән әлеге хәбәрдә.

Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге спорт мәктәбен тәмамлаган, Россиянең атказанган спорт мастеры Александр Динерштейн бронза медаль яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100