news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы фехтование буенча Россия беренчелегендә җиңү яулады

Юниорлар арасындагы ярышта Марта Мартьянова финалда Башкортстан вәкиле Аделина Бикбулатовадан өстен булды.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан спортчысы Марта Мартьянова фехтование буенча юниорлар арасындагы Россия беренчелегендә җиңү яулады, дип хәбәр итә Россия Фехтование федерациясе.

Сочида үткәрелгән турнирда Марта Мартьянова рапираларда ярышканда алдан уздырылган 6 турнирның барысында да җиңде. Аннары ике мәскәүледән – чирек финалда 15:12 исәбе белән Камилла Цибировадан, ярым финалда 15:7 исәбе белән Белла Кулаевадан өстен булды. Мартьянова хәлиткеч очрашуда Башкортстан спортчысы Аделина Бикбулатовага баш бирмичә, 13:11 исәбе белән җиңүгә иреште.

Татарстанның тагын бер спортчысы Аделина Абдрахманова ярым финалда Бикбулатовага юл биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100