news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчысы дзюдо буенча Зур шлем турнирында җиңү яулады

23 яшьлек Нияз Билалов 100 килограммга кадәрге авырлыкта чыгыш ясый.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә дзюдо буенча Зур шлем турниры этабының соңгы көнендә чыгыш ясаган Татарстан спортчысы Нияз Билалов алтын медаль яулады.

Чаллы спортчысы, 23 яшьлек Нияз Билалов 100 килограммга кадәрге авырлыкта чыгыш ясый. Финалда ул Бельгия дзюдочысы Тома Никифоровтан өстен чыга. “Бронза”ны Россиянең тагын бер спортчысы – Кирилл Денисов белән Израильдән Петер Пальчик яулаган.

Турнирда Россия дзюдочылары команда беренчелегендә беренче урынга урнашты. Алар исәбендә 3 алтын, 1 көмеш һәм 5 бронза медаль бар. Икенче урында – Нидерланд (2 алтын, 2 көмеш, 1 бронза), өченчедә Монголия командасы (2 алтын һәм 1 көмеш медаль).

news_right_1
news_right_2
news_bot