Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан спортчысы Данил Садриев трамплиннан чаңгыда сикерүдә Россия чемпионы булды
Лениногорск егете Садриев Пекиндагы Олимпиадада катнаш команда ярышларында көмеш медаль яулаган иде.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Дамир Садриев). Татарстан спортчысы Данил Садриев трамплиннан чаңгыда сикерүдә Россия чемпионатында җиңү яулады.
Ярышның финал этабы Түбән Тагилда узды. Данил Садриев, 247,1 балл җыеп, 18 яшьлек көндәше Андреевны уздырды.
Трамплиннан чаңгыда сикерү. Россия Чемпионаты. Ирләр
- Данил Садриев (Татарстан) — 247,1 балл.
- Евгений Климов (Пермь крае) — 232,1 балл.
- Роман Трофимов (Түбән Новгород өлкәсе) — 223,8 балл.
Искәртеп узабыз, Лениногорск егете Садриев Пекиндагы Олимпиадада катнаш командалар ярышларында көмеш медаль яулады. Шулай ук шәхси ярышларда россиялеләр арасында иң яхшысы булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз