news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчысы Данил Садриев Олимпиадада трамплиннан сикерү буенча рекорд куйды

Евгений Климов, Михаил Назаров, Роман Трофимов һәм Данил Садриев ярышларның финал раундына узды.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Татарстан спортчысы 18 яшьлек Данил Садриев Пекиндагы Олимпия уеннарында трамплиннан сикерү буенча рекорд куйды. Ул 107 метрлы нәтиҗә күрсәтте

Бүген Пекинда ир-атлар арасында чаңгыда HS-109 трамплиныннан сикерү ярышларында медальләр уйнатыла.

Россиянең дүрт спортчысы: Евгений Климов, Михаил Назаров, Роман Трофимов һәм Пекинда узучы Олимпиадада Татарстанны тәкъдим итүче Данил Садриев ярышларның финал раундына узды.

Төп раундның беренче омтылышыннан соң Климов һәм Садриев әйдәп бара.

Финал ярышлары 15.00 сәгатьтә башланды.

  • Татарстан өчен чыгыш ясаучы Владислав Хадарин сноубордта Олимпиаданың финал раундына үтә алмаган иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot