Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан спортчысы бадминтон буенча Россия кубогында җиңде
Татарстан Республикасы вәкилләре ярышларда 1 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады
(Казан, 6 май, "Татар-информ"). 5 майда Казанда бадминтон буенча Россия кубогы тәмамланды. Казан бадминтончысы Евгения Косецкая хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта җиңүче булды. Бу турыда Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Финалда Евгения Косецкая Самара өлкәсе вәкиле Наталья Перминованы 21:10, 22:20 исәбе белән җиңде. Шулай итеп Косецкая өченче ел рәттән әлеге кубокка ия булды.
- Ярышларда илнең 15 төбәгеннән 117 спортчы катнашты. Турнирның җиңүчеләре ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда билгеләнде.
Татарстан вәкилләре 1 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады. Нина Вислова (Түбән Новгород) белән бергә хатын-кызлар арасында парлы разрядта чыгыш ясаучы Виктория Воробьева белән көмеш медаль алды. Александр Василькин һәм Анастасия Редькина – катнаш парлы разрядта, Анатолий Ярцев – ирләр арасында парлы разрядта Константин Абрамов (Мәскәү) белән бронза медальләргә ия булды.
Бүләкләү тантанасы кысаларында Евгения Косецкаяга Россия Милли бадминтон федерациясенең "Ел бадминтончысы" премиясен бирделәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз