news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы Бөтенроссия ядрә атышы ярышларында көмеш медаль яулаган

Александр Марчев “кече калибрлы пистолет, 25 м, 60 атыш” күнегүендә чыгыш ясаган.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан спортчысы Александр Марчев Бөтенроссия ядрә атышы ярышларында кече калибрлы коралдан атып, икенче урын яулаган. Бу хакта республиканың ядрә һәм стендка ату федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Александр Марчев “кече калибрлы пистолет, 25 м, 60 атыш” күнегүендә чыгыш ясаган.

Финалда Марчев 27 очко җыйган. Ул Кемерово спортчысы Вячеслав Калюжныйдан 4 очкога гына калышкан.

Ярышлар Ижевскида 1- 8 декабрь көннәрендә уза.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100