news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы Александр Красных йөзү буенча Россия чемпионатында җиңде

Александр Красных быел июльдә Кванджуда (Көньяк Корея) узачак 2019 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына барачак.

Татарстан спортчысы Александр Красных йөзү буенча Россия чемпионатында җиңде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Татарстан спортчысы Александр Красных Россия чемпионатында 400 метрга ирекле стиль белән йөзүдә иң яхшысы булды һәм җиңү яулады. Ярыш кичә Мәскәүдә "Олимпия" спорт комплексы бассейнында ачылды. Беренче көндә 7 комплект медаль уйнатылды. Бу турыда Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан спортчысы, Бөгелмә егете Александр Красных квалификация нәтиҗәләре буенча ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә финалга чыкты. Хәлиткеч ярышта Красных 3: 34,55 с вакыт күрсәтте һәм турнирның "алтын"ын яулады. Икенче урында Мартин Малютин (3: 46,67), өченче урында Александр Федоров (3:49,60).

Ил чемпионатында җиңүдән тыш, Александр нәтиҗәсе аңа быел июль аенда Кванджуда (Көньяк Корея) узачак 2019 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына квалификацияле булырга мөмкинлек бирде.

Йөзү буенча Россия чемпионаты берничә халыкара ярышларда катнашу өчен квалификация ярышлары булачак. Әлеге турнир нәтиҗәләре буенча җыелма командага Кванджудагы (Көньяк Корея) Су спорт төрләре буенча июль дөнья чемпионатына гына түгел, ә Неапольдагы (Италия) Бөтендөнья җәйге Универсиадасына, Европа һәм дөнья яшүсмерләр беренчелегенә сайлап алу да узачак.

Әлеге ярышлар 42 комплект медаль уйнатылачак, бу аренаның реконструкциягә пауз алдыннан соңгылары булып торачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100