news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчыларының хәзер махсус паспорты булачак

Татарстан спортчыларының хәзер махсус паспорты булачак

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Чулпан Нәбиуллина). Татарстан спортчыларының хәзер махсус паспорты булачак. Бүген Дәүләт Советының социаль сәясәт комитетында Татарстанның яшьләр эше, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов аны булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Татарстан Республикасында «Физик культура һәм спорт турындагы» законга үзгәрешләр кертү әлеге канунны федераль законга тәңгәлләштерү белән бәйле. «Бу спортчыны ярышларга кертүче документ була. Моңа охшашлы документ Совет заманнарында бар иде инде. Моны безнең элекке таләпләргә кайту дип тә әйтеп була»,—ди Россия Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов. Биредә аның медицина тикшерүләре узуы хакында белешмә, һ.б.лар язылган була. «Мондый паспортларны булдыру турындагы федераль закон инде 2007нче елның беренче гыйнварыннан ук гамәлгә керде. Тик ул чакта паспортны эшләү механизмы эшләнмәгән иде әле. Әлеге информацияне җыярга, паспортны әзерләргә, яңартып торырга кирәк. Ә моңа шактый финанс чыгымнар да кирәк. Ул акчалар закон нигезендә каралмаган иде. Ил буенча караганда моның өчен барлыгы 2 миллиард сум акча кирәк. Шуңа күрә без хәзер Дәүләт Думасында «Физик культура һәм спорт турындагы» Россия законына өстәмәләр кертәбез, — ди Илдар Гыйльметдинов. Бу паспортны төбәкләрнең әлеге тармак белән шөгыльләнүче министрлыклары бирәчәк. «Минем уемча барлык спортчылар да инде киләсе ел башыннан ярышларга шушы паспорт нигезендә генә кертелә башлар»,— ди Дәүләт Думасы депутаты.

news_right_1
news_right_2
news_bot