news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчылары Универсиадада чираттагы медальләрен яулады

Республика спортчылары исәбендә 12 медаль бар.

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Тайбэйда уза торган XXIX Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарының соңгы көннәре бара. Татарстан спортчылары анда уңышлы чыгыш ясый.

Республика спортчысы Ильяс Хөснетдинов ушу ярышларында көмеш медаль яулады. Бу Уеннарда Татарстан спортчыларының 12 нче уңышлы чыгышы булды. Ильяс Хөснетдинов ике комплекс – даошу һәм гуньшуны башкару буенча Кытай спортчысы Мэннань Лидан гына калышты. Өченче урында Иран вәкиле – Амир Арре Мохаммадрезаи.

Сүз уңаеннан, кичә Россиянең волейболчы кызлары Тайбэйда финалда Япония командасын отып, алтын медаль яулады. Составта Казанның "Динамо-УОР" командасы уенчысы Анна Котикова да бар иде.

Универсиадага иртәгә – 30 августта нокта куелачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot