news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчылары тхэквондо буенча Европа чемпионатына бару хокукын яулады

Чаллы спортчылары Болгариядә II Европа мультиуеннарында катнашты.

Татарстан спортчылары тхэквондо буенча Европа чемпионатына бару хокукын яулады
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Татарстан спортчылары Рафаэль Камалов һәм Лада Филиппова тхэквондо буенча Европа чемпионатына бару хокукына ия булды. Бу хакта Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

21-24 март көннәрендә Болгариядә II Европа мультиуеннары узды. Ярышларда Татарстан вәкилләре дә катнашты. Чаллыдан Лада Филиппова 73 кг нан югары авырлыкта икенче урын алды. Шулай ук Чаллы спортчысы Рафаэль Камалов 87 кг га кадәр авырлыкта икенче булды. Шулай итеп Рафаэль Камалов һәм Лада Филиппова тхэквондо буенча Европа чемпионатына юлламалар алды.

Өченче урында -  58 кг га кадәр авырлыкта Сергей Кирсанов, 53 кг га кадәр авырлыкта Алена Миронюк, 63 кг га кадәр авырылыкта Роман Лещев булды. Алара барысы да Чаллы спортчылары.

news_right_1
news_right_2
news_bot