news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчылары Мәскәүдә ушу буенча халыкара турнирда уналты медаль яулады

Татарстан җыелма командасы исәбендә алты алтын, сигез көмеш һәм ике бронза бар.

Татарстан спортчылары Мәскәүдә ушу буенча халыкара турнирда уналты медаль яулады
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 2 март, "Татар-информ").  23-26 февраль көннәрендә Россия башкаласында узган ушу буенча халыкара турнирында Татарстан спортчылары 16 медаль яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Турнирда 22 илдән 900ләп спортчы катнашкан.

Яшел Үзән һәм Казаннан 13 спортчы бу турнирда көч сынашкан. Ярышларның дүрт көне нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы исәбендә 16 медаль: 6 алтын, 8 көмеш һәм 2 бронза бар, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot