news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчылары кул көрәше буенча чемпионатта 7 медаль яулады

Ярышларда ТР Түбән Кама муниципаль районының «ДИНАМО» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 24 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Бухарестта кул көрәше буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге уза. Бүгенге көндә спортчылар 7 медаль яулады.

Ярышларда ТР Түбән Кама муниципаль районының «ДИНАМО» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Спортчылар түбәндәгечә чыгыш ясадылар:

Сул кулга:

3 урын - Урезов Владислав, 60 кг. га кадәр авырлык категориясе, 14-15 яшь;

3 урын - Куликов Ярослав, 70 кг. нан артык авырлык категориясе, 14-15 яшь;

3 урын - Хәйбуллин Айрат, 50 кг. га кадәр авырлык категориясе, 16-18 яшь;

4 урын - Волкова Марта, 70 кг. нан артык авырлык категориясе, 14-15 яшь.

Уң кулга:

1 урын - Хәйбуллин Айрат, 50 кг. га кадәр авырлык категориясе, 16-18 яшь;

1 урын - Волкова Марта, 70 кг. нан артык авырлык категориясе, 14-15 яшь;

2 урын - Куликов Ярослав, 70 кг. нан артык авырлык категориясе, 14-15 яшь;

3 урын - Волкова Софья, 70тән артык авырлык, 19-21 яшь;

7 урын - Урезов Владислав, 60 кг. га кадәр авырлык категориясе, 14-15 яшь.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100