news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчылары катнаш көрәш буенча Россия чемпионаты призерлары булды

Турнирда Әлмәт ММА федерациясе көрәшчеләре – ММА буенча Европа чемпионнары Шарапудин Магомедов һәм Арсен Даудгаджиев катнашты.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Дмитрий Киселев). Татарстан көрәшчеләре ММА-2018дә Россия чемпионаты призерлары булды. Чиләбедә 2018 елгы катнаш көрәш буенча Россия чемпионатына йомгак ясадылар.

  • Турнир 12-14 майда “Трактор” Боз аренасында узды һәм анда Россиянең 38 төбәгеннән 150 спортчы катнашты. Ярышлар 8 үлчәү категориясендә узды һәм ММА буенча Россия җыелмасы составына сайлап алу да булып торды.

Чемпионатның махсус кунагы UFC чемпионы Хәбиб Нурмагомедов булды.

Татарстанны турнирда Әлмәт ММА федерациясе көрәшчеләре – ММА буенча Европа чемпионнары Шарапудин Магомедов һәм Арсен Даудгаджиев тәкъдим итте.

Россия чемпионатында Шарапудин бронза, ә Арсен Даудгаджиев көмеш призер булдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100