news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчылары ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә җиңде

Ярышларның ике көне нәтиҗәләре буенча Татарстан вәкилләре берничә тапкыр мактау пьедесталына күтәрелде.

Татарстан спортчылары ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә җиңде
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). 7-9 ноябрьдә Смоленск шәһәренең «Смена» спорт-сәламәтләндерү комплексында 18 һәм 21 яшькә кадәрге кызлар арасында ирекле көрәш буенча бөтенроссия ярышларында Татарстан Республикасы җыелма командасы беренче урынны алды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы данын турнирда Казан шәһәренең Вахитов районы һәм республика спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән торган җыелма команда яклады.

Ярышларның беренче көнендә 61 кг га кадәр авырлык категориясендә Милена Федорова икенче булды, 53 кг га кадәр авырлыкта Екатерина Зайцева өченче булды, шулай ук 46 кг га кадәр авырлык үлчәвендә Милена Давитадзе өченче булды.

Икенче көн нәтиҗәләре буенча Диана Антропова 57 кг га кадәр авырлыкта өченче булды, ә Екатерина Кошкина 65 кг га кадәр авырлык категориясендә өченче булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100