Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан спортчылары Идел буе федераль округы чемпионатында өченче урынны яулады
Татарстан спортчылары Идел буе федераль округы чемпионатында өченче урынны яулады
(Чаллы, 23 май, “Татар-информ”, Айрат Башкуров). Самарада йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Ярышларда Идел буе федераль округына керүче 15 республика һәм өлкәдән 300 спортчы катнашты.
Чемпионатта Чаллы шәһәрен “Олимпийский” балалар-яшүсмерләр олимпия резервы мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. Ирекле стиль белән 4кә 200 метрлы эстафетада – Алексей Зацепин, 200 метрга һәм баттерфляй стиле белән 50 метрга йөзүдә, шулай ук ирекле стиль эстафетасында – Александр Падалец, эстафетада Ришат Фәттахов алтын медаль яулады. 200 метрлы эстафетада Алинә Миншәрипова һәм Олеся Крестьянинова өстен чыкты. Артур Хәйбуллов ирекле стиль белән 4кә 100 метрлы эстафетада икенче урынны алды.
Команда зачетында Татарстан җыелма командасы өченче урынга лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз