news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчылары Европа чемпионатында берничә җиңү яулады

Татарстан стендка ату мәктәбе вәкилләре ике медаль алды.

Татарстан спортчылары Европа чемпионатында берничә җиңү яулады
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). Италиянең Лонато шәһәрендә Европа чемпионаты һәм беренчелегенең соңгы көнендә Татарстан стендка ату мәктәбе вәкилләре ике тапкыр мактау пьедесталына күтәрелде. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Воронеждан Елена Бухонова һәм Краснодар краеннан Елизавета Бояршинова белән бергә, 2019 елгы Европа беренчелеге вице-чемпионы исеменә безнең Елизавета Евграфова лаек булды.

Хатын-кызлар арасында юниорлар командасы беренчел этапның ике көне нәтиҗәләре буенча турнирның ярымфиналына чыкты. Ярымфиналда россиялеләр италиялеләрне 50: 44 исәбе белән узды. Әмма финалда Словакия җыелмасына оттырды - 46: 51.

Татарстанның ике спортчысы - Альбина Шакирова һәм Европа өлкәннәр чемпионаты дебютанты Зилә Батыршина Липецктан Анна Жаднова белән бергә скитта хатын - кызлар турнирында бронза медаль яулады.

1/4 финалда Россия кызлары 53 мишеньгә тидерде һәм киприотокны җиңде. Алар ярымфиналда атышуда италиялеләргә җиңелде – 53:53 (1:0). 3 урын өчен матчта Чехия җыелма командасы төгәлрәк булып чыкты – 52: 49.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100