news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчылары Европа беренчелегендә «алтын» яулады

Турнирда 43 ил спортчылары көч сынаша.

Татарстан спортчылары Европа беренчелегендә «алтын» яулады
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Полина Князева һәм Татьяна Саранская стендка ату буенча Европа беренчелегендә «алтын» яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан яшүсмер кызлары Полина Князева һәм Татьяна Саранская (тренеры Татьяна Тарадайко) 2019 елгы Европа беренчелегенең команда турнирында чыгыш ясады. Ярышлар бу көннәрдә Лонатода (Италия) ату мәйданчыгында уза. Дөньяның 43 иленнән килгән вәкилләр җиңү өчен көрәшә.

Полина Бойко белән бергә Татарстан кызлары, 314 очко җыеп, квалификацияне ышанычлы үттеләр. Ярымфиналда россиялеләр иң яхшы нәтиҗә күрсәтте – мөмкин булган 75 мишеньнең 60ы «алтын матч»ка юллама алды, диелә хәбәрдә.

Киеренке көрәш финалында россиялеләр Германия командасы төгәлрәк булып чыкты – 59: 58. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100