news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчылары чирәмдә хоккей буенча спартакиадада 2 медаль яулады

Ярышларда Татарстанның яшь спортчы егетләре - өченче урынны, кызлар икенче урынны алган.

(Казан, 10 август, "Татар-информ", Артур Шипилов). Россия яшьләре арасында IV Җәйге спартакиаданың чирәмдә хоккей турнирында Татарстан спортчылары икенче һәм өченче урыннарны алды. Турнир Казанның Чирәмдә хоккей үзәгендә уздырылды. Бу хакта Россия Чирәмдә хоккей федерациясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

  • Ярышларда Татарстанның яшь спортчы егетләре өченче урынны алган. Финалда кызлар Мәскәү өлкәсе көндәшләренә оттырган һәм икенче урынга чыккан.

Егетләр арасында беренче урынны Мәскәү өлкәсе хоккейчылары яулаган. Финалда алар Россия өлкәсе җыелма командасын җиңгән. Финалда Мәскәү кызлары Татарстан җыелма командасыннан көчлерәк булып чыккан. Исәп: 4:2.

Шулай итеп, егетләр арасында беренче урынга - Мәскәү өлкәсе җыелма командасы, икенче урынга - Ростов өлкәсе, өченче урынга Татарстан спортчылары чыккан.

Кызлар арасында да беренче урында  - Мәскәү өлкәсе хоккейчылары. Икенче урында – Татарстан җыелма командасы, өченчедә - Мәскәү спортчылары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100