news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан спортчылары Бөтенроссия ярышларында җиде медаль яулаган

Турнирда 82 спортчы катнашкан.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Татарстан спортчылары чаңгыда трамплиннан сикерү буенча «Матурлык очышлары» Бөтенроссия ярышларында җиде медаль яулаган. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы рәсми порталында хәбәр ителә.

Турнирда Казан, Әлмәт, Лениногорск, Түбән Новгород, Красноярск, Прокопьевск һәм Уфадан килгән 82 спортчы катнашкан.

Татарстан спортчыларының өч алтын, ике көмеш һәм ике бронза медале булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot