Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан спортчылары Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында 11 медаль яуладылар
Кыргызстандагы халыкара ярышларда республика җыелма командасы өч алтын, ике көмеш һәм алты бронза яулады.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан спортчылары II Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында 11 медаль яулаганнар. Уеннар кыргыз шәһәре Чолпан-Атеда 3ннән 8 сентябрьгә кадәр үткән. Республика җыелмасында барлыгы өч алтын, ике көмеш һәм алты бронза медаль тупланган. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Татарстан спортчылары призлы урыннарны билбау көрәшендә һәм традицион уктан атуда яулаганнар.
Ирекле стильдә билбау көрәшендә Камилла Елисеева беренче, Алена Калугина өченче урынга чыккан. Шулай ук әлеге көрәшнең классик стилендә Камилла Елисеева традицион рәвештә беренче урынны яулаган. Шул ук вакытта Алена Калугина, Энҗе Юсупова һәм Ислам Фәлахов ярышларда өченче урынны алуга ирешкәннәр.
Кыргыз көрәше дисциплинасында Татарстан көрәшчеләре Реназ Кәлимуллин һәм Риназ Гарипов икенче һәм өченге урынга чыкканнар.
Традицион уктан ату ярышында республика данын яклап Татьяна Павлова, Илдар Сәйфуллин һәм Евгений Яковлев ярышкан һәм алар беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулаганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз