news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Спорт министрлыгы Казанда күнегүләр җыенын кабул итәргә әзер

Инфраструктура тәкъдим итүдән тыш, спортчылар арасында үзара тәҗрибә уртаклашу һәм балалар спортын үстерү дә күздә тотыла.

Татарстан Спорт министрлыгы Казанда күнегүләр җыенын кабул итәргә әзер
архив / Рамиль Гали

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы Казанда спорт объектлары эшчәнлеген яңадан башлау өчен Россиянең башка төбәкләреннән килгән спортчылар катнашында күнегүләр җыенын кабул итәргә әзер. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов шулай дип белдерде.

«Без төрле төбәкләрдә вазгыять төрле булуын аңлыйбыз. Шунлыктан башка төбәкләрдән һәм ил җыелмасыннан спортның төрле төрләре буенча заявкалар күп килә. Без, барлык саклык чараларын күреп һәм тиешле шартлар булдырып, барысын да үзебезгә чакырабыз. Объектларның үз эшчәнлеген яңадан башлап җибәрүе зарур, бу шулай ук безнең яшь спортчылар өчен үзара тәҗрибә уртаклашу мәйданы һәм үрнәк тә булачак», - диде Шәйхетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot