news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Спорт министрлыгы һәм Яшьләр эшләре министрлыгы 1,15 млрд сум финанслау алачак

2026 елда ТР Спорт министрлыгы һәм Яшьләр эшләре министрлыгы учреждениеләре эшчәнлекләрен финанслау өчен 1 миллиард сумнан артык акча алачак. 2026 елга һәм 2027-2028 елгы планлы чорга норматив чыгымнар планын республика вице-премьеры Алексей Песошин имзалады. Документ Татарстанның хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

План нигезендә, 2026 елда ике министрлык учреждениеләрен финанслауның гомуми суммасы 1,15 миллиард сум тәшкил итәчәк, шуның 701 миллион сумы Яшьләр эшләре министрлыгы учреждениеләренә юнәлтеләчәк.

Иң зур ярдәм чаралар үткәрү белән шөгыльләнүче оешмаларга күрсәтеләчәк. «Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге» 146 миллион сум, «Созвездие – Йолдызлык» яшьләр үзәге 123 миллион сум, ә «Сәләт – Ак Барс» 86,6 миллион сум акча алачак.

Татарстан Спорт министрлыгы учреждениеләренә 2026 елда 455 миллион сумга якын акча бүлеп биреләчәк. Иң зур күләмле финанслау «Спорт сарае»на (193 миллион сумга якын) һәм «Спорт әзерлеге үзәге»нә (178 миллион сум) юнәлтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot